Волонтерлар Росстатка 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдә ярдәм итәчәкләр. Ирекле ярдәмчеләрне теркәү 30 сентябрьгә кадәр ачык.
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуның волонтерлык корпусы илнең 85 төбәгеннән 16-50 яшьлек 25 мең кешене берләштерәчәк. Иреклеләр предприятие һәм оешмалар территориясендә эшләүче халык санын алу өчен күчмә участокларда консультация ярдәме күрсәтәчәкләр, халык санын алуның гомуми мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирәчәкләр, шулай ук исәпкә алу участогында яки КФҮнең эш станцияләрендә катнашу мөмкинлеге турында сөйләячәкләр.