Федераль салым хезмәте җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтүче эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларына карата тармак проектын гамәлгә ашыруга кереште.
"Җәмәгать туклануы" тармак проектының максаты-закон белән билгеләнгән очракларда контроль-касса техникасын бөтен җирдә кулланырга, контроль-касса техникасын кулланып теркәлә торган керемне арттырырга һәм, нәтиҗәдә, җәмәгать туклануы базарының яшерен әйләнешен киметү һәм бизнес алып бару өчен тигез, конкурент шартлар булдыру хисабына, бюджет керемнәрен арттырырга.