Бүген 19 сентябрьдә Татарстанда бердәм тавыш бирү көне уза. Республика сайлаучылары сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлыйлар.
Тавыш бирүнең беренче ике көне дәвамында күзәтүчеләр һәм сайлаучылар ягыннан аерым мөрәҗәгатьләр һәм шалтыратулар булды. Барлык гаризалар буенча да оператив рәвештә тикшерүләр үткәрелә. ТР Үзәк сайлау комиссиясенә сайлау законнарын бозуга карата шикаятьләр килмәде.