«Сайлаулар» ДАС системасы мәгълүматлары буенча, Татарстанда 10:00гә сайлаучыларның гомуми саныннан 60,5% тавыш биргән. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2021 елның 1 июленә 2 931 939 татарстанлы актив сайлау хокукына ия.
ТР Үзәк сайлау комиссиясенә тавыш бирү барышына йогынты ясый торган сайлау законнарын бозуга карата шикаятьләр килмәде.