Пенсияләрне ел дәвамында планлы һәм планнан тыш арттыру

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

      Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе  искәрткәнчә, пенсияне арттыру ел дәвамында, әйтик, 1 октябрьгә кадәр, 80 яшькә җитү, төньякта стаж алу яки эштән азат итү кебек вакыйгалар белән бәйле рәвештә, теркәлү датасына бәйле түгел һәм тиешле шартлар туганда пенсионерларга билгеләнә.

     Пенсионерга 80 яшь тулгач, аның пенсиясе арттырыла. Пенсионердан өстәмә документлар соралмый, үзләрендә булган мәглүматларга нигезләнеп , Пенсия фонды пенсияне автомат рәвештә белгели.

       Эшләүче пенсионерның Төнҗякта яңа  эш стаңы барлыкка килгән очракта да пенсия фиксацияләгән датага бәйләп түгел, ә пенсионер эш стажын раслучы документлар белән Пенсия фондына гариза тапшырганнан соң  килүче айдан башлап түләнә.

       Искәртеп узабыз, Төньяк стажын тулысынча эшләгән кешеләр, яшәү урынына карамастан, вакытыннан алда пенсиягә 5 елга иртәрәк чыгарга һәм артык түләүләр алырга хокуклы. Пенсияне вакытыннан алда билгеләү өчен минималь кирәкле Төньяк стаж Ерак Төньякка 15 ел һәм тигезләштерелгән урыннарда 20 ел тәшкил итә. Шул ук вакытта иминият стажы буенча таләпләр хатын-кызлар өчен 20 ел һәм ир-атлар өчен 25 ел тәшкил итә. Әгәр Төньяк стаж тулысынча эшләнмәсә, пенсияне билгеләү яше Төньяк төбәктә эшләгән һәр ел өчен кими.

     «Моның белән беррәттән ел дәвамында яңадан исәп-хисаплар да бар, алар ел саен бер үк вакытта гамәлгә ашырыла. Әйтик,1 гыйнварда, күпчелек пенсионерларның иминият пенсияләре индексацияләнгәндә яки 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча, социаль пенсияләрне дә кертеп, ел саен пенсияләр арта. 1 августта Пенсия фонды эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләрен, шулай ук алынган инвестиция кереме нәтиҗәләре буенча пенсия тупланмаларын түләүләрен арттырганда тагын бер шундый дата булып тора", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

     Билгеле бер даталарга бәйле кабат исәпләүләрнең барыын да Пенсия фонды автомат рәвештә башкара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International