Илдус Зарипов һәм Сергей Снищиков үсеш перспективалары турында фикер алыштылар

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе
Бүген Лаеш техникумында Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов гражданнар авиациясе генерал-майоры, МДТУ проректоры Сергей Снимщиков белән очрашты. Техникумның перспективалы үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Быел гына ЛТЭТ каршында Авиация уку-укыту үзәге ачылды, ул квалификация күтәрү программасын тулысынча гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Россиядә мондый үзәк юк, диде Сергей Валентинович, «Лаеш районында гамәлгә ашырыла торган gроект - бөтен ил өчен мөһим», - диде ул. Техникум эше турында ЛТЭТ директоры Эльвир Якупов сөйләде. "Төп белем бирү процессыннан тыш, студентларның техник, мәдәни, спорт юнәлешендәге 25тән артык төрле түгәрәкләргә йөрү мөмкинлеге бар". Лаеш техник-икътисад техникумы эшчәнлеген өйрәнгәннән соң Сергей Снищиков һәм Илдус Зарипов студентлар белән аралаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International