ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

Лаешның ЗАГС бүлегендә язның беренче көнендә яңа өйләнешүчеләр: Рыжов Андрей Сергеевич һәм Павлова Алина Ильинична пары теркәлде. ЗАГС бүлеге начальнигы яшьләргә бәхет һәм гаилә иминлеге теләде.

Кадерле дуслар! 2 мартта Лаеш шәһәрендә район мәдәният йортында татар эстрадасы йолдызы Гүзәл Уразова концерты була. Башлана 19 сәгатьтә, билет бәясе 400 сум.

2017 елның 25-26 февралендә Кострома өлкәсенең Волгореченск шәһәрендә кумитэ, ката һәм ката-группа дисциплиналарында каратэ Кекусинкай буенча Россия Лигасы беренчелеге үтте. Ярышларда Россиянең 10 төбәген тәкъдим итүче 28 шәһәрдән 400дән артык спортчы катнашчы. Анда катнашкан Комлы Ковали авылының “Дружба” спорт-ял үзәге тренеры Сабитов Тимур Зөфәр улы 2 урын алды. Лаеклы бүләк белән котлыйбыз!

Һәркем начар гадәтләрнең күп кенә авырулар сәбәбе булуын аңларга тиеш. Алар эшкә сәләтлелекне киметәләр, гомер озынлыгын кыскарталар, булачак балалар сәламәтлегендә негатив төстә чагылалар, физик һәм психологик бәйлелек китереп чыгаралар. Никотиннан яки алкогольдән тыелып торганда нидер җитмәгән кебек хис туа.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International