ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2018 ел
дүшәмбе

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Каравон” XXVI Бөтенроссия рус фольклоры фестиваленә багышланган матбугат конференциясе булды. Республика ММЧ журналистларына бәйрәм турында Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов һәм "Республиканский центр развития традиционной культуры" ДБУ җитәкчесе Фәнзилә Завгарова сөйләделәр. Фестиваль 26 майдаТР Лаеш районы Никольский авылында булачак. Бүгенге көндә анда катнашуларын Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан Республикасының 40 районыннан һәм Яр Чаллы белән Казан шәһәрләреннән 150дән артык коллективы раслады, барлыгы 1800 дән артык катнашучы. Осталар шәһәрендә декоратив-гамәли сәнгатьнең 310 остасы катнашачак.

Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр! Лаеш районы башкарма комитеты искәртә, ”Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының һttps.\\uslugi. tatar.ru. ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү” һәм “Хезмәткә түләүнең яшерен формалары” бүлекләренә хәбәр итәргә була. Шулай ук 2-52-12, 2-57-35 телефоннары аша кайнар линиягә дә хәбәр җибәреп була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International