Генерал-лейтенант Николай Иванович Демидов вафат булды

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Якташыбыз Николай Демидов вафат булды.

Бүген 89 нчы яшендә республиканың эчке эшләр министрлыгын җитәкләгән генерал-лейтенант Николай Иванович Демидов вафат булды.

Николай Демидов 1933 елда Лаеш районының Урта Девятово авылында туа. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган.

1978-1983 елларда ТАССР Эчке эшләр министрлыгын җитәкли. Аннары СССР Эчке эшләр министры урынбасары һәм бер үк вакытта БХССНЫҢ Баш идарәсе башлыгы вазыйфасында эшли.

1986 елда Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерү буенча СССР ЭЭМ Оператив штабына җитәкчелек итә. Лаеклы ялда булганда, Демидов чернобыльчеләр — Россия Эчке эшләр министрлыгының «МВД — Чернобыль щиты»хезмәткәрләре һәм хәрбиләре берләшмәсен җитәкли.

1990 елда генерал Демидов милиция хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты башлыгы, ә соңрак Россия Эчке эшләр министрлыгы академиясе башлыгы итеп билгеләнә.

Генерал-лейтенант Николай Демидов озак авырудан соң вафат булды.

Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор – улы Виктор Николаевич Демидовка, Николай Ивановичның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аның турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International