Бүген Лаешта Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм концерты булды. Кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков котлады.
"Укытучы эше һәрвакыт иң хөрмәтле һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе булды һәм шулай булып кала да", - дип билгеләп үтте Новиков үз чыгышында.
Аеруча уңышларга ирешүчеләргә республика һәм район бүләкләре тапшырылды.Бәйрәм концерт белән дәвам итте.
Лаеш районы матбугат хезмәте