Салым белдерүләрен җибәрү башланды

2021 елның 8 октябре, җомга

Татарстан Республикасында физик затларның милек салымнарын түләү, шулай ук 2020 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча салым хәбәрнамәләрен җибәрү башланды. Салым белдерүләрен җибәрү этаплап 2021 елның сентябреннән октябрь аена кадәр башкарыла. Күчемсез милек, җир һәм транспорт чаралары булган гражданнарга исәпләнгән салымнарны 2021 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.

Якын арада республика халкының почта тартмаларына салым органнарыннан җыелма салым хәбәрнамәләре килә башлаячак. Ә шәхси кабинеттан файдаланучыларга салым уведомлениеләре электрон рәвештә бушатылган инде. Шуңа күрә әлеге сервистан файдаланучыларга үз шәхси кабинетыңны тикшерергә кирәк.

Барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәл шартларында, салымнарны дистанцион рәвештә теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International