Халык санын алу башланды

2021 елның 15 октябре, җомга
Россиядә халык санын алу башланды. Ул 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кәгазь анкеталар урынына исәпкә алучылар электрон планшетларда тутырачаклар. Әмма аларның килүен көтү мәҗбүри түгел. Беренче тапкыр россиялеләр Халык санын алуда мөстәкыйль катнаша алачак. Моны өйдән чыкмыйча гына, дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта да, стационар компьютердан да, мобиль кушымтада да эшләргә була. Үз-үзеңне һәм якыннарыңны исәпкә алу өчен порталда стандарт хисап язмасы да җитә, ул һичшиксез расланган булырга тиеш түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International