Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлегенең шәхси составына яңа билгеләнгән полиция начальнигы – полковнигы Айрат Кәримовны тәкъдим итте. Элегрәк ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең 9 нчы номерлы «Сафиуллин» полиция бүлеге башлыгы вазыйфасын башкарган иде.
Артем Хохорин билгеләп үткәнчә, хезмәт елларында полковник Кәримов үзен профессиональ һәм грамоталы җитәкче буларак танытты.
Ведомство башлыгы җитәкчелекне алыштыру кирәкле эш темпларын җыярга мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде.
ТР буенча Россия ЭЭМ матбугат хезмәте материаллары буенча