2022 елның гыйнварыннан социаль ярдәм чаралары күрсәтүдә үзгәрешләр

2021 елның 29 октябре, җомга

Республика матди ярдәм үзәгенең Лаеш районындагы 25 нче бүлекчәсе хәбәр итүенчә, 2022 елның гыйнварыннан Россия Федерациясе Пенсия фондына түбәндәге социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләр тапшырыла:

- йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр;

- бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие;

- бала карау буенча айлык пособие;

- хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие;

- хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие;

- радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнарга каралган компенсацияләр һәм пособиеләр;

- һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча компенсация түләүләре;

- Хәрби җәрәхәт инвалидларына һәм аларның гаилә әгъзаларына айлык акчалата компенсацияләр;

- иректән мәхрүм итү рәвешендәге репрессияләргә дучар ителгән затларга акчалата компенсацияләр бирү.

Шулай итеп, 2022 елның гыйнварыннан югарыда күрсәтелгән түләүләрне алу өчен, Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International