Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексында булды, анда ул кыйммәтле токым балыкларын үрчетү буенча өченче чират белән танышты

2021 елның 29 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кыла.

Анда ул «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексында булды, анда ул кыйммәтле токым балыкларын үрчетү предприятиесенең өченче чираты белән танышты.

Рөстәм Миңнехановка комплексның эше һәм аны үстерү буенча адымнар турында сөйләделәр.

Биредә балыкчылык комплексының 3нче чиратындагы технологик җиһазын төзү тәмамланган һәм монтажлау эшләре бара, анда 1,8-2 кг лы төсле керкә һәм Дания технологиясе буенча 2 млн.данә керкә маймычын үстерү планлаштырыла.

Планда «Эко-Парк Биосфера» туристик-рекреацион комплексын үстерү. Моның өчен тиешле инфраструктура - ресепшн, ресторан, кунаклар яшәү өчен йортлар төзелә башланды. Инвестицияләр якынча 2, 5 млрд. сум тәшкил итәр, 250 эш урыны булдырылачак.

Балыкчылык комплексы җитәкчелеге ТР Президентына җирләрне рәсмиләштерү мәсьәләләрендә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов тиешле йөкләмә бирде.

Балыкчылык комплексын алга таба үстерү өчен предприятиене кирәкле егәрлектәге электр энергиясе белән тәэмин итәргә кирәк. Рөстәм Миңнеханов профильле министрлыкларга һәм оешмаларга «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексына ярдәм күрсәтергә һәм бу мәсьәләдә эшне тизләтү өчен ярдәм итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International