Бөтенроссия акциясе белем бирү проекты булып тора, ул безнең ил һәм чит ил халкын Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыру өчен үткәрелә.
Лаеш районында 6 мәйданчык эшли. Аларның 5се онлайн режимда эшләячәк. Офлайн режимында Нармонка мәктәбендә мәйданчык оештырылачак.
Тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган, шулай ук аны район мәгариф идарәсендә 8(84378)2-92-32 номеры буенча алырга мөмкин.
Акция 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.