Бүген Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов район предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.
Түбәндәге сораулар каралды:
- Лаеш районында халык санын алу (бүгенге көндә халык санын алуда безнең халыкның 90% тан артыгы катнашкан);
- халыкны вакцинацияләү өчен шартлар тудыру;
- предприятиеләрдә һәм сәүдә нокталарында полиция хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үткәрү. Ирина Карпова хәбәр иткәнчә, эпидемиологик хәл киеренке кала;
- районда чүп җыю һәм чыгару эшен оештыру, контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү;
- физик затларның милек салымнарын, шулай ук физик затлар кеременә салымны 2020 елга түләү ;
- пандемия чорында мәдәни-массакүләм чаралар оештыру.
Лаеш районы матбугат хезмәте