Игътибар итегез, ПСН буенча салым суммасын түләүнең соңгы вакыты җитә.
Салым чорында ПСН куллануга бәйле рәвештә түләнә торган салым суммасы вакытлыча эшкә яраксызлык очрагына һәм ана булу сәбәпле мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә, производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә (исәпләнгән суммалар чикләрендә) иминият кертемнәре суммасына кими.
Моның өчен ПСН куллана торган салым түләүчесе сыйфатында исәпкә кую урыны буенча салым органына ПСН буенча салым суммасын киметү турында хәбәрнамә җибәрергә кирәк (Хәбәр итү формасы Россия Федераль салым хезмәтенең 26.03.20021 ел, № ЕД-7-3/218@боерыгы белән расланган).
Шулай ук хәбәр итәбез, бирелгән патентның гамәлдә булу вакытын озайту каралмаган. ПСН куллануны дәвам иткән очракта, 2022 елда шәхси эшмәкәргә патент алу өчен салым органына ПСН кулланыла башлаганчы 10 көннән дә соңга калмыйча, ягъни 17.12.2021 елга кадәр гариза тапшырырга кирәк.