Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2021 елның 17 ноябрендә эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр көне» үткәрә

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Бөтенроссия Бердәм «ачык ишекләр» көнен үткәрү кысаларында Юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хәбәрдарлыгын арттыру максатларында 2021 елның 17 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне узачак. 

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында эшкуарларны "Ачык ишекләр " нең бердәм көнендә кабул итү алдан язылу буенча башкарылачак. Лаеш территориясендә консультация алу өчен 88437828092 (Лаеш), 88436732530 (Питрәч), 10.00 дән 17.00 гә кадәр (төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр) телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.

Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International