Илдус Зарипов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia)төбәк чемпионатын ачу тантанасында катнашты

2021 елның 19 ноябре, җомга

Лаеш техникумында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатын ачу тантанасы узды. Тантаналы чарада район Башлыгы Илдус Зарипов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов, мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлекне үстерү департаменты җитәкчесе Олег Горбунов, Мәскәү шәһәре полиция көллияте директоры Сергей Михайлов катнашты.

"Мондый чемпионатлар ярдәмендә күп кенә сәләтле балалар киләчәктә үсеш һәм үз планнарын тормышка ашыру өчен юллама ала алалар. Моннан тыш, эшче һөнәрләргә карата мөнәсәбәт уңай якка үзгәрә", - дип билгеләп үтте Илдус Зарипов үз чыгышында.

Лаеш техникумы директоры Эльвир Якупов һәм Сергей Михайлов мәгариф учреждениеләренең үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куйдылар.

Чемпионат 2 юнәлеш буенча узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International