Роспотребнадзор Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "кайнар линия" оештыра

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 25.11.20021 елдан 03.12.20021 елга кадәр Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "кайнар линия" үткәрүне оештыра. «Кайнар линия» телефоны: 8(843)2385368   10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8(843) 2389854 телефоны буенча 10.00-16.00 сәгатькә кадәр.

1 декабрь-Халыкара СПИДка каршы көрәш көне, агымдагы елда «Стоп ВИЧ/СПИД»Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелә. Бу дата ел саен ВИЧ-инфекция турында искә төшерә, ВИЧ-инфекцияле кешеләргә түземле булырга, ВИЧ белән яшәүче затларны дискриминацияләргә юл куймаска чакыра.

2011 елның 1 ноябренә Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекциянең 27 059 очрагы теркәлгән, алар арасында 7819 кеше үлгән, шул исәптән ВИЧ-йогышы сәбәпле – 2 576 кеше.

ВИЧ белән яшәүче 14134 кеше диспансер исәбендә тора. Республика халкының ВИЧ-йогышы белән зарарлануы 0,3% тәшкил итә, бу Россия Федерациясе һәм Идел буе федераль округы (0,6%) күрсәткеченнән 2 тапкыр кимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International