Бүген Лаешта «Олимпия легендалары - балаларга, яшьләргә һәм балалар спортына» дигән хәйрия акциясе узды. Күп тапкырлар Олимпия уеннары чемпионнары, дөнья чемпионнары, төрле Гран-При ияләрен район Башлыгы Илдус Зарипов сәламләде.
Бөтен дөньяда танылган спортчылар: Галина Горохова – Россия спортчылар берлеге президенты, өч тапкыр олимпия чемпионы; ике тапкыр олимпия чемпионы Нина Смолеева – АКШта исеме Бөтендөнья дан волейбол залына кертелгән бердәнбер Россия волейболчысы; Лариса Беркова – гандбол буенча олимпия чемпионы; җиңел атлетика буенча Олимпия уеннарының бронза призеры Денис Капустин-Лаеш спортчыларының сорауларына җавап бирделәр.
"Бүген барыбызга да ватанында һәм бөтен дөньяда спортны данлаган легендар кешеләр белән очрашырга насыйп булды. Аларның нәтиҗәләре - һәр кешенең уңышка ирешә алуы үрнәге", - дип ассызыклады Илдус Зарипов