Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов бүген традицион "эшлекле дүшәмбе"не үткәрде. Чара район мәдәният йортында предприятие, оешма җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары катнашында узды.
Түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- районда оператив хәл;
- халыкны эш белән тәэмин итү үзәге өлкәсендә бердәм цифрлы мәйданчыкны оештыру;
- "Халык контроле"дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьләргә анализ;
Комлы Кавал авыл җирлеге башлыгы Надежда Гыйләҗетдинова агымдагы елның 10 аендагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде.
Шулай ук Илдус Зарипов биналарның һәм йортларның түбәләреннән боз төшү куркынычы белән бәйле рәвештә куркынычсызлыкны тәэмин итү кирәклеген ассызыклады.
Лаеш районы матбугат хезмәте