Район башлыгы Илдус Зарипов Лаеш шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә булды.
Илдус Зарипов балалар белән аралашты һәм капиталь ремонттан соң бинаны карады. Шулай итеп, 2021 елда үзәктә йокы бүлмәләре, санузеллар, гардероблар ремонтланды, идәннәр һәм баскыч маршлары алмаштырылды. «2014 – 2025 елларга гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү» дәүләт программасы кысаларында ел саен яңа җиһазлар һәм техника сатып алыначак.
Ай саен учреждениедә Татарстанның төрле районнарыннан 43 бала тернәкләндерү уза.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте