«Экология» илкүләм проекты («уникаль су объектларын саклау» федераль проекты) кысаларында «Россия суы» ярларын җыештыру буенча Бөтенроссия акциясенә йомгак ясалды. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан 1 нче урынны алды. Яр буе территорияләрен чистарту буенча масштаблы чараларда 276 меңнән артык татарстанлы катнашты, шул исәптән безнең - Лаеш районында яшәүчеләр дә. 10 мең км яр буе линиясе чистартылды, 37,6 мең куб.м чүп-чар җыелды. Бу сезонда акциядә Россиянең 1 141 963 кешесе катнашты, бу проект барган вакытта яңа рекорд, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы.