Финанс белемнәре дәрәҗәсен бәяләү һәм финанс грамоталылыгын арттыру мәсьәләләренең мөһимлегенә игътибар җәлеп итү максатында ел саен Стратегик инициативалар Агентлыгы ярдәме белән финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачеты уздырыла. Узган ел Татарстан Республикасы халык арасында (90 меңнән артык кеше) һәм предприятиеләр арасында (2 300 КУЭ субъекты) максималь активлык күрсәтеп, Россия Федерациясендә беренче урынны алды. Быел финанс зачеты 30 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр үткәрелә. Тест тапшыру омтылышларының саны чикләнмәгән. Уңышлы тапшырылса, катнашучылар исемле сертификат алачак. Беренче тапкыр зачетны индивидуаль генә узып калмыйча, команда ярышларында да үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге каралган. Зачетны сайтта узарга мөмкин finzachet2021.ru шулай ук өстәмә рәвештә кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан финанс хезмәтләренә ихтыяҗ һәм канәгать булу-булмауга карата сораштырулар уздырылачак.