Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, күпмилләтле халыкның бердәмлеген ныгыту максатыннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан 2021 ел туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елының рәсми сайты булдырылды 100tatarstan.ru (булган контентны саклап калу белән Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган сайт үзгәртелде). 2022 елда Татарстан Республикасында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу планлаштырыла.