ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 2022 елга ведомствоның максатлары һәм бурычлары турында фикер алышуга чакыра

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

2021 елның 17 декабрендә 14 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы чикләрендә 2022 елга ведомствоның максатлары һәм бурычлары турында җәмәгатьчелек фикер алышуы булачак.

Иҗтимагый совет утырышында видеоконференцэлемтә аша республика гражданнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша ала.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый тикшерү проекты гамәлгә ашырыла.

Теркәлү өчен анкетаны электрон адреска җибәрергә кирәк press.mz@tatar.ru к

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International