Татарстанда киләсе елның 1 гыйнварыннан бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Instagram социаль челтәрендә узган Туры эфир вакытында хәбәр итте. Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, яшьләрне мәгариф өлкәсенә җәлеп итү өчен төрле кызыксындыру чаралары күрелә. Аерым алганда, хезмәт хакын арттыру планлаштырыла. "Укытучыларның хезмәт хакын 2022 елның гыйнварыннан арттыру турында Карар кабул ителде. Мәгариф системасында бу карар барлык хезмәткәрләргә, шул исәптән кече тәрбиячеләргә, пешекчеләргә, техник персоналга, мәктәп җитәкчеләре һәм мөдирләренә кагыла. Уртача алганда, 2,5 меңнән 5,5 мең сумга кадәр хезмәт хакы арта. Ә аннан соң, процент нисбәте нигезендә, кызыксындыру һәм компенсация түләүләре арта", - дип сөйләде ул. Һадиуллин билгеләп үткәнчә, киләсе елда сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләр сакланачак. «Бу класска 550 сум һәм һәр балага 80 сум, шулай ук 5 мең сум федераль акча», - дип ачыклык кертте ул.