Яңа ел бәйгесе!

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Лаеш районында яңа елга иң матур бизәлгән җирлекне билгеләячәкләр. Бәйрәмчә бизәлеш буенча бәйге башланып китте инде. 22 декабрьдә нәтиҗәләр ясалачак. Анда барлык милек формасындагы учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр коллективлары, шулай ук районның һәм Лаеш шәһәренең шәхси йортларында һәм күпфатирлы торак йортларында яшәүче гражданнар катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International