Илдус Зарипов бүген Лаеш муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе эшенә йомгаклар ясады. Комиссия утырышы кысаларында норматив-хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру нәтиҗәләре, бюджет акчаларыннан максатчан файдалану һәм рациональ файдалану буенча Контроль-хисап һәм Финанс-бюджет палатасының нәтиҗәләре каралды. Шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү, муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның вазыйфаи тәртибе, мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм 2021 коррупцион хокук бозуларны профилактикалау буенча күрелә торган чаралар буенча комиссия эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды.