Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмау өчен урманнарда патрульлек итә башлады. «Ель» оператив-профилактик чарасы 31 декабрьгә кадәр барачак. Татарстанлыларга урман утыртмаларын зарарлаган, казып чыгарган һәм законсыз кискән өчен гражданнарга 3-4 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга - 20-40 мең сум, юридик затларга 200-300 мең сумга кадәр штраф яный, дип искәртте. Шулай ук хокук бозучы урманнарга китерелгән зыянны да капларга мәҗбүр итәчәк. Бу сумма киселгән агач токымына, аның үсеш урынына, урманнарны яклау категориясенә бәйле, дип хәбәр итә. Ведомство матбугат хезмәте.