Хөрмәтле әти-әниләр! «Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында» Федераль закон нигезендә социаль яклау органнары тарафыннан беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләү (алга таба - айлык түләү) гамәлгә ашырыла. Айлык түләүгә хокукка 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан (уллыкка алган) хатын-кызлар, түбәндәге шарт белән: Россия Федерациясе гражданлыгы булу; Россия Федерациясе территориясендә даими яшәү; гаиләнең җан башына уртача кереме 20 588 сумнан артмый (Татарстан Республикасында 2020 елның икенче кварталында билгеләнгән хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумының 2 тапкыр күләме). 2021 айлык түләү күләме - 9 713 сум (Татарстан Республикасында 2020 елның 2 кварталында билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләме).