2022 елның 1 гыйнварыннан Россия Пенсия фонды түләүләрендә үзгәрешләр

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

         Федераль законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр яктылыгында Россия Пенсия фондына әлегә кадәр социаль яклау һәм Россия хезмәт региональ органнары Татарстан Республикасы буенча 18 меңнән артык түләү делолары нигезендә тормышка ашырган социаль ярдәм төрләрен түләү буенча өстәмә функцияләр һәм бюджет вәкаләтләре тапшырыла.

         Сүз түбәндәге биш категориягә караган пособиеләр, түләүләр һәм компенсацияләр хакында бара:

Балалары булган эшләмәүче гражданнар;

Радияция тәэсиренә дучар булган гражданнар;

Реабилитацияләнгән затлар;

Медицина күрсәтмәләре буенча транспорт чараларыннан файдаланучы  инвалидлар (инвалид балалар);

Пенсион тәэминаты Россия Пенсия фонды аша башкарылучы хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары.

Мәсәлән, яңа елдан балалары булган гражданнарга түбәндәге төр пособиеләр Пенсия фонды органнары аша түләнәчәк: эшләмәүче гражданнарга баласына 1,5 яшь булганчы ай саен түләнә торган пособие; оешма ликвидацияләнү сәбәпле эштән киткән хатын-кызларга йөклелек һәм бала тудыру буенча бирелүче пособие; бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие; баланы гаиләгә тәрбияләүгә биргәндә бер тапкыр бирелә торган пособие; чакыру буенча хәрби хезмәттә булган хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр түләнә торган пособие; чакыру буенча хәрби хезмәттә булган хәрби хезмәткәрнең баласына ай саен түләнүче пособие.

Пенсия фондына күчкән чараларның тулы исемлеге белән Россия Пенсия фонды сайтында танышырга мөмкин.

Пенсия фонды яңа төр пособиеләрне ведомстоара хезмәттәшлеккә таянып башкарачак, ягъни социаль ярдәмнең әлеге төрен моңа кадәр алучыларга Пенсия фонды түләүләрне автомат рәвештә, элек күрсәтелгән реквизитлар буенча күчерәчәк. Бу очракта Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Әлеге пособиеләрне алу хокукы булып та моңа кадәр аннан файдаланучылар 2022 елның 1 гыйнварыннан соң Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар.

Яңа вәкаләтләрне тормышка ашыруга әзерлек чорында масштаблы эш башкарылды: урыннарда халыкны социаль яклауның региональ министрлыклары катнашында эшче төркемнәр оештырылды; күчерелә торган чаралар анализланды, үзара мәгълүмат хезмәттәшлеге һәм мәгълүматлар тапшыру реестры турындагы килүшенең кабул ителгән формалары проекты якынча килештерелде.

Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәткәрләре өчен расланган паспортлар нигезендәсоциаль яклау (ярдәм) чаралары күрсәтү стандартлары эшләнде. Гражданнарның клиентлар белән эшләү хезмәтендә ниләр эшләргә тиешлегебарлык нечкәлекләренә кадәруйланылды. Социаль яклауның региональ органнары Пенсия фондына социаль ярдәмнән файдаланучылар турында мәгълүматларны тапшырдылар.

“Фондның яңа өстәмә функцияләре һәм бюджет вәкаләтләре социаль түләүләрне тормышка ашыру процессын оптимальләштерегә ярдәм итәчәк. Нәтиҗәдә илдә социаль ярдәм чараларынреализацияләүгә бердәм якын килү тормышка ашырылачак. Бу исә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырачак”,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Аерым ярдәм чараларына кагылышлы сорауларга җавапны гражданнар белән хезмәттәшлекитү буенча Бердәм контакт-үзәгенең 8800 6-000-000 телефоны аша алырга мөмкин. (шалтырату түләүсез).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International