"Кадерле дуслар! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия матбугаты көне белән котлыйм! Бу чын мәгънәсендә кыю кешеләр бәйрәме, алар хакимият һәм гражданнар арасында бәйләүче звено булып торалар, иҗтимагый кәеф тудыралар һәм вакыйгаларның барысын да беләләр. Лаеш районында инде гасырдан артык «Камская новь» газетасы үз эшчәнлеген алып бара. Ул безнең халыкны төрле оператив һәм тулы мәгълүмат белән тәэмин итә. Шундый зур вакыт эчендә «Камская новь» лаеш халкы өчен чын мәгънәсендә үз газетасы булды. Барлык журналистларга, полиграфия предприятиеләре һәм нәшриятлары хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм иң яхшы теләкләр телим! Күбрәк яңа кыю идеяләр һәм казанышлар!" Лаеш районы матбугат хезмәте