Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы муниципаль берәмлекнең инвестицион сөйкемлелеге буенча иң яхшы презентациягә республика конкурсы игълан итә. Бәйгенең спонсоры - Haier компаниясе.
Конкурста катнашу өчен Агентлык адресына (airrt.press@tatar.ru) районның инвестор өчен уникаль конкурент өстенлекләре турында сөйли торган презентация материалын җибәрергә кирәк.
Конкурс 15 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр Агентлыкның йомгаклау коллегиясендә 2022 елның 20 гыйнварында игълан ителәчәк.