2022 Татарстанда 2 млн 755 мең квадрат метр торак төзергә кирәк

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

2021 Татарстанда 12 федераль проект һәм 44 республика программасы тормышка ашырылган.

Быел Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы алты милли проектны гамәлгә ашыруда катнашачак, алар кысаларында 12 федераль проектка керүче 90 объект төзелешенә мониторинг үткәреләчәк.

Әлеге вакытка профильле федераль министрлыклар һәм ведомстволар белән килешүләр барлык объектлар буенча да төзелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында 37 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International