Район башлыгы Илдус Зарипов бүген көч структуралары вәкилләре, предприятие, оешма җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары белән традицион киңәшмә уздырды.
Кайбер мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, аерым алганда, район территориясендә кар чистарту турында. «Алда әле бик күп кар ява, алар янына әзер булыгыз, халыкның мөрәҗәгатьләренә оператив төстә җавап бирегез», - диде Илдус Зарипов.
Киңәшмә барышында районда оператив хәл мәсьәләләре, 2021 елгы көзге чакырылыш кампаниясе йомгаклары, гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына анализ ясалды.
2022 федераль һәм республика программаларында катнашу мәсьәләләре турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Иван Шитов сөйләде. Илдус Зарипов ассызыклаганча, барлык программалар да халыкның теләкләрен исәпкә алып формалаштырылырга тиеш. Ул Лаеш халкы җыеннарында әйтелә торган барлык мөрәҗәгатьләргә аерым игътибар бирергә кушты, аерым алганда, су белән тәэмин итү, юлларны ремонтлау һәм төзү, төзекләндерү, реконструкцияләү мәсьәләләре буенча.