Татарстан Республикасында 2020-2021 елларда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2169 ишегалды төзекләндерелде.
Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә "ТР шәһәрләре үсеше институты" фонды директоры урынбасары, "Безнең ишегалды" президент программасы координаторы Венера Камалова хәбәр итте.
Барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Венера Камалова искәрткәнчә, 2022 эш күләмен 2020-2021 еллар дәрәҗәсендә башкару планлаштырыла. Ул билгеләп үткәнчә, муниципаль районнарга «Безнең ишегалды» программасы өчен документларны җентекләп әзерләргә кирәк. 4 муниципаль район - Актаныш, Кукмара, Мөслим, Ютазы муниципаль районнары гына - халык белән очрашуларның һәм фикер алышуларның документаль нәтиҗәләрен рәсмиләштерделәр (милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләре).
10 муниципаль районның кул куелган беркетмәләрен тәкъдим итмәделәр. Моннан тыш, ул барлык районнар да ишегалды проектын проектлау өчен топ төшерүне үткәрмәгәнлеген билгеләп үтте.