19 гыйнварда Лаеш районында коррупциягә каршы көрәш бүлеге баш киңәшчесе Рөстәм Гаязов катнашында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме комиссиясенең эшенә йомгак ясалды. Эксперт төркеме тарафыннан Лаеш муниципаль районында җирле үзидарә органнарына практик ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәрелде.