Цифрлаштыруга ярдәм итү программасы эшли башлады

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләрнең һәм элемтәнең цифрлы үсеше министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия мәгълүмат технологияләрен үстерү фонды «Россия Федерациясенең Цифрлы икътисады» милли программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында кече һәм урта бизнесны цифрлаштыруга ярдәм итү программасын эшләтеп җибәрде. Әлеге программа буенча Россия программа тәэминаты хокук ияләрен сайлап алды.

Программа кысаларында еллык кереме 2 млрд сумга кадәр булган кече һәм урта бизнес вәкилләре (шул исәптән шәхси эшмәкәрләр) һәм хезмәткәрләр саны 250 дән артмаган кеше Россия разработчикларын 50% ташлама белән сатып алырга мөмкин. Тулырак шартлар РФРИТ рәсми сайтында тәкъдим ителгән (https:// рфрит.рф/msp). Программа 2022 ел дәвамында гамәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International