Илдус Зарипов территорияләрне кардан чистарту буенча оператив штаб булдырырга кушты. Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Новиков иртәнге киңәшмәдә башкарылган эшләр турында хисап тотты. Гомумән алганда, ул социаль әһәмияткә ия булган объектларга илтүче юлларны чистарту эшен уңай бәяләде. Әмма ТКО җыю мәйданчыкларын чистарту буенча кисәтүләр булды. Машина уза алмаган очраклар да булды. Мондый фактларга юл куелырга тиеш түгел, диде ул. Илдус Зарипов җирлек башлыкларына бу юнәлештә эшне көчәйтергә кушты. Бүген коммуналь хезмәтләр һәм идарәче компанияләр алдына куелган тагын бер бурыч - түбәләрне кар һәм боздан чистарту. "Бу атнада башкарылган эш турында фотоматериаллар белән җентекле хисап бирүегезне үтенәм", - дип йомгаклады башлык. Шулай ук районда оператив хәл итү мәсьәләләре, агросәнәгать комплексы эшенә йомгаклар, республикада цифрлаштыру елы кысаларында программаларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.