Лаеш - лидерларда

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Лаеш районы республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингын 2021 ел йомгаклары буенча беренчелекне яулады. Рейтинг Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан формалаштырылды.

Авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе үсеше, җан башына төп капиталга инвестицияләр, салым һәм салым булмаган керемнәр, шулай ук теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе кебек күрсәткечләр исәпкә алынды. Лаеш районы күп күрсәткечләр буенча алда бара, аерым алганда, районда эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе теркәлгән, җан башына исәпләгәндә 3,3 кв.метр торак файдалануга тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International