Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы «Ел табибы - Ак чәчәкләр» премиясенә гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итә

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы «Ел табибы-Ак чәчәкләр» премиясе башлануы турында игълан итә. Премия медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә, медицина персоналының төрле категорияләре буенча квалификацияле белгечләрне, шулай ук Татарстан Республикасының иң нәтиҗәле эшләүче медицина оешмаларының ачыклауга юнәлдерелгән.

Конкурсның төп бурычларының берсе - иң яхшы белгечләр һәм коллективларның казанышларын, аларның тармакта, республика халкы арасында алдынгы тәҗрибәсен пропагандалау.

Нигезләмә нигезендә рәсмиләштерелгән документларны 2022 елның 1 мартына кадәр Казан шәһәре, Островский урамы, 11/6 нчы йорт, 104 каб. адресы буенча (сишәмбе 14.00 дән 18.00 гә кадәр)  җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International