«Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсы ел саен иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, перспективалы белем бирү идеяләрен һәм тәҗрибәләрен популярлаштыру, шулай ук педагог һөнәренең уңай имиджын булдыру максатларында үткәрелә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән конкурс турында нигезләмә, төбәк этабын уздыру тәртибе һәм аерым этапларда тәкъдим ителә торган конкурс чаралары исемлеге, аерым этапларны уздыру графигы расланды. Быел конкурс түбәндәгечә уза: мәктәп этабы - 2021 елның 16 - 23 декабрендә. муниципаль этап - 2021 елның 17 гыйнварыннан 2022 елның 25 гыйнварына кадәр; зональ этап - 2022 елның 10 февраленнән 5 мартына кадәр аерым график буенча. Төбәк этабы 2022 елның 20 мартыннан 25 мартына кадәр узачак. Урыс һәм татар телләре конкурс үткәрүнең эш теле булып тора. Беренче этаптан башлап, катнашучылар педагогик эшнең өзлексез стажын исәпкә алып, ике номинациягә бүленә.