Конкурс «ШАЯН ТВ» телеканалы тарафыннан уздырыла, аның гамәлгә куючысы - «Яңа Гасыр» каналы. Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия белән берлектә, сәләтле композиторларны һәм балалар җыры шагыйрьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү, татар телендә балалар җырларын популярлаштыру максатында уздырыла. Конкурс 2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 1 июненә кадәр уздырыла (шул көнне кертеп). Конкурста сайлап алу өч турда уза.
Конкурста катнашучы - бер әсәрне бергәләп язган композитор һәм шагыйрь. Оештыручы карары буенча Конкурста катнашуга бер шәхестә композитор һәм шагыйрь кертелергә мөмкин. Конкурста 18 яшькә җиткән теләсә кайсы физик зат катнаша ала. Конкурста катнашу бушлай. Оештыру взносы каралмаган.