«Тарих эзләре буенча» Бөтенроссия рәсем конкурсына заявка кампаниясе старт алды

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

X Бөтенроссия рәсем конкурсы "Тарих эзләре буенча" старт алды. Быел конкурс Идел Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана.

 

"Идел" яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибляминова әйтүенчә, конкурсның максаты - татар халкы тарихы белән кызыксынуны арттыру һәм яшь буында иҗади тәрбия бирү: «Былтыр конкурска 421 эш кергән. Анда республиканың 32 районыннан һәм Россия Федерациясенең 12 төбәгеннән балалар катнашты. Конкурс йомгаклары буенча ТР ГМИИ Заманча сәнгать галереясында күргәзмә оештырылган иде».

 

Конкурс өч этапта уза, гаризалар 2022 елның 4 апреленә кадәр кабул ителә. Конкурста 7-17 яшьлекләр катнаша ала. Конкурс положениесе белән сайтта танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International