Татарстанда бүгенге көнгә 407 мең квадрат метр торак төзелгән - планнан 15%. Планның үтәлеше социаль ипотека төзелеше буенча теркәлә: февраль уртасына ул 47% ка диярлек үтәлгән - 70 мең кв. метр тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Министр, файдалануга тапшырылган торак күләменең яртысыннан артыгы шәхси торак төзелешенә туры килә, дип белдерде. 1694 йорт бирелгән - планның 14% ы диярлек. Барлыгы бер ел эчендә ИЖС линиясе буенча ким дигәндә 12 мең 454 йорт төзергә кирәк. Коммерция төзелеше линиясе буенча план 12%ка үтәлгән. Гомуми мәйданы 108,4 мең кв. м булган 27 күпфатирлы йорт бирелгән.