ecowiki.ru платформасында «Кошларны саклаучылар» дип аталган бөтенроссия бәйгесе башланды. Аңа теләгән һәркем кушыла ала. Моның өчен җимлекләр ясау буенча мастер-класс үткәрергә, социаль челтәрләрдә бу хакта мәгълүмат урнаштырырга һәм шәхси кабинетта оештыручыларга нәтиҗәләрне тәкъдим итәргә кирәк. Бәйге 2022 елның 30 мартына кадәр дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча белергә була: https://ecowiki.ru/winterbirds-for-activists/
Моннан тыш, өлкәннәр һәм балалар «Тере игелек эзләгәндә» дип аталган видеоблоглар һәм мәкаләләр бәйгесендә дә үз көчләрен сынап карый ала. Анда шулай ук яшь һәм тәҗрибәле журналистлар, видеоблогерлар, язучылар катнашу мөмкинлегенә ия. Катнашу өчен материалны 2022 елның 10 мартына кадәр җибәрергә кирәк. Бәйгедә катнашу шартлары белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин: https://ecowiki.ru/konkurs-ekostatej-v-poiskah-zhivogo-dobra/
Җиңүчеләр өчен акчалата бүләкләр һәм призлар каралган. Шулай ук алар үз эшләрен ecowiki.ru платформасында да бастыра ала.