Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы федераль бюджеттан финанслана торган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирүгә конкурс нигезендә сайлап алу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. Документлар 2022 елның 17 февраленнән 18 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 нче кабинет, эш көннәрендә 9:00 дән 16:00 гә кадәр (12:00 дән 13:00 гә кадәр тәнәфес). Элемтә өчен телефон: (843) 221 76 88 (88 41)